Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«А вы знаете историю своего края?»

28 июль көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында, 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан яшьләр арасында “Башваткыч” (“Головоломка”) интеллектуаль уены узды. Уенда 3 уенчы катнашты. Катнашучылар игътибарына туган як тарихы буенча кроссворд тәкъдим ителде. Ә калган укучылар ярдәм төркеме сыйфатында иде. Чарага тематик күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә  җирле традицияләр, гореф-гадәтләр һәм йолалар турында мәгълүматлар урын алды. Авыл тарихы, авылыбызның горурлыгы булган кешеләр турында видеоролик күрсәтелде. Чараның кунагы - “Бар Казан артында бер авыл - Кышкар диләр” китабының авторы Шәфигуллина Ләйсән Җәүдәт кызы  укучыларга авылыбызда нинди бәйрәмнәр үтүе, авылыбызның үзенә генә хас булган гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чара барышында балалар үз белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, авыл тарихы турында яңа мәгълүматлар дә белделәр, шулай ук авылыбыз турында булган шигырьләрне дә сөйләделәр.