"Язмышыңа үзең аяк чалма!"
Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, "Язмышыңа үзең аяк чалма!" дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате узды. Балаларга наркотик матдәләр куллануның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы турында сөйләдек. "Ялгыш адымнан сакланыгыз!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Күргәзмә аша катнашучылар наркотикларның нәрсә икәнен, аларны куллануның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белә алдылар. Чара ахырында балалар сәламәтлекләре, беренче чиратта, үз-үзләренә бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга карар кылдылар.