«Язмышларга баш имичә»
Авылдашыбыз, Татарстанның атказанган икътисадчысы, сәяси репрессияләр корбаны, Бөек Ватан сугышы ветераны, архивларда булып, авыл турында күп кенә мәгълүматлар табучы, авыл тарихын язучы, Кышкар авылының схема-картасын төзеп калдыручы Вәлиев (Апакашев) Мәҗит абыйның балалары, туганнары белән бик матур очрашу үтте.
Мәҗит абыйның кызлары, туганнары Апакашевлар гаиләсенең фаҗигале язмышы турында сөйләгәннәрне тамашачылар күз яшьләре белән тыңлады. Өй архивында сакланып калган фотоларны, гаиләнең шәхси әйберләрен авылның Туган якны өйрәнү музеена тапшырдылар.
Әлеге чарага "Сөрелгәннәр сыктамый" дип исемләнгән, Апакашевлар гаиләсенең авыр тормышы турында сөйләүче күргәзмә эшләп куелды. Күргәзмәдә шулай ук, безнең өчен кадерле булган, Мәҗит абыйның безгә бүләк итеп биргән истәлекләре урын алды.
Кичәбез кунакларына, Мәҗит абыйның авылдашларына үпкә, ачу сакламыйча, һәр елны сабантуйларына кайтуы, сугышта һәлак булган авылдашларын юксынуы, архивларда булып, авыл тарихы турында күп кенә мәгълүматлар туплавы турында видеоролик күрсәтелде. Кунакларыбыз шулай ук тамашачыларның сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичәдә катнашучы һәркем Мәҗит абыйны яхшы яктан гына искә алып аның белән булган истәлекләре белән уртаклашты. Очрашу җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.