Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Россия - минем Ватаным"

 Китапханәдә Россия көненә багышланган "Россия - минем Ватаным" дип исемләнгән викторина үтте. Балалар бәйрәм тарихы турында белделәр, илебез турында булган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Ә чараның нәни катнашучылары Россия флагының төсләре белән таныштылар. 

   Балалар викторинада актив катнашып, илнең төп шәһәре ничек атала, Россия флагының төсләре нәрсәне аңлата кебек сорауларга бердәм җавап бирделәр. Туган ил турында булган шигырьләрне искә төшерделәр.