Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

. “Ничек матур бу дөнья, кара әле!”

     Яшь укучыларыбызның игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү һәм табигатьне,  табигый байлыкларны саклау максатыннан китапханәдә “Ничек матур бу дөнья, кара әле!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан иң яхшы китаплар тәкъдим ителде. Табигать серләре, табигать күренешләре һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге турында бик яхшы иллюстрацияләнгән әдәбият куелды.

   Күргәзмәнең бүлекләре: “Серле табигать дөньясы” һәм “Табигать китабын укыганда”.

   “Серле табигать дөньясы” бүлеге, китап укучыларны табигатьнең күптөрле дөньясына сәяхәт кылырга чакыра, әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын ача.

   “Табигать китабын укыганда” бүлеге укучыларны күренекле язучылар В.Бианки, М.Пришвин, Э.Сетон-Томпсон, И.С.Соколов-Микитов, Е.Чарушинның гүзәл табигать дөньясына багышлаган иҗаты һәм урман табигате, тормышы, хайваннар, кошлар, үсемлекләр дөньясы турында кызыклы хикәяләре белән таныштыра.

  Күргәзмә әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын күрергә һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерергә чакыра.