"Сыкрый әле һаман яралар"
8 май көнне Кышкар авыл клубы белән берлектә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышланган дан сәгате уздырдык. Сугыш елларының авырлыгын искә төшердек. Җиңү, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдык. Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә мәңгегә калачак. Җиңү көне үзенчәлекле, иң күңелгә ятышлы һәм якты бәйрәм. Бу көнне без тыл хезмәтчәннәрен дә, өйләренә барып котладык. Китапханәдә "Бөек һәм мәңгелек батырлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.