Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Халкымның милли хәзинәсе"

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Халкымның милли хәзинәсе" дип исемләнгән фольлор кичә үтте. Исламовлар гаиләсе төп нигез. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә, өмә вакытларында барлык туганнар төп нигезгә җыела. Әби-бабаларыбыз да буыннан - буынга төп нигезнең кадерен белеп яшәүне безгә васыять иткән.

Төп нигезгә барлык туган-тумача җыелган.  Алар бүген тамашачыларга "Киледә  корт төю" йоласын күрсәтте. Гаиләнең иң өлкәне Кәримә апа яшьләргә үзенең киңәшләрен җиткерде. Әлеге кичәдә иң нәни катнашучыбыз Зәлинә (Кәримә апаның оныкчыгы) бик матур җыр башкарды. Эш барышында мәкальләр, тизәйткечләр, санамышлар әйтелде.