Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Тукай – безнең күңелләрдә”

“Тукай - безнең күңелләрдә” дип исемләнгән йолдызлы сәгать уены, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.

    Ярыш барышында балалар Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрнең исемнәрен белделәр, шагыйрьнең рәсемнәре буенча әкиятләрен һәм шигырьләрен сөйләделәр. Һәр дөрес җавап өчен балаларга йолдыз бирелде. Конкурслар арасында укучылар шагыйрьнең “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Йолдызлы сәгатьтә балалар Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрен тикшерделәр.