Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

По следам сказок Шарля Перро

    Кышкы каникуллар китапханәдә бик күңелле үтә. 5 гыйнварда барлык балаларны да француз язучысының тууына 395 ел тулуга багышланган “По следам сказок Шарля Перро” дип исемләнгән әкияти калейдоскопка  чакырдык. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарага презентация әзерләнгән иде, ул укучыларны Шарль Перроның балачагы, гаиләсе һәм аның танылган әкиятләр китабының ничек барлыкка килүе белән таныштырды.

   Балалар викторина уеннарында катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, “Әкият табышмаклары”н чиштеләр һәм “Итекле мәче” мультфильмын карадылар. Чарага кунак булып Кызыл калфак килгән  иде. Ул “Кәрзиндәге табышмаклар” бәйгесен үткәрде. “Волшебные сказки Шарля Перро” дигән китап күргәзмәсе дә куелды. Балаларга Шарль Перро әкиятләре тәкъдим ителде. Әлеге әкиятләр тормышның чын матурлыгын бәяләргә, хезмәтне, яхшылыкны һәм гаделлекне яратырга өйрәтә.