"Ап-ак карлы, могҗизалы Яңа ел!"
Күчмә китапханәдә, Симетбаш авыл клубы белән берлектә, “Ап – ак карлы, могҗизалы Яңа ел!” дип исемләнгән уен-тамаша үтте. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, һәм Убырлы кунакка килгән иде. Алар балалар белән табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Убырлы укучыларга “Кышкы лото” уенын уйнатып алды. Нәниләребез дә лото уенында бик теләп катнаштылар, кышкы табышмакларның җавапларын бик тиз белделәр. Укучылар шулай ук Кыш бабайга үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Җырлап, биеп алдылар. Кыш бабай һәр укучыга бүләкләр өләште.
“Бервакыт әкияти патшалыкта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп, укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар кышкы әкиятләр белән таныштылар һәм китапларны өйләренә укырга да алдылар.