Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Карлы, назлы, әкиятле кыш"

    Кышкар авыл клубы белән берлектә уздырылган чираттагы чарабыз кышкы әкиятләргә багышланган иде. Ләкин, Яңа ел алдыннан көтелмәгән хәл була, тылсымчы барлык әкиятләрне бутап бетерә. Кызыл калфак әбисенә кунакка барып, Яңа елны шунда каршыларга җыена. Убырлы карчык бу турыда белеп, төрле авырлыклар, сынаулар әзерли. Балалар Кызыл калфакка барлык каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр. Шулай ук тылсымчы да әкият геройларына әкиятләренә әйләнеп кайтырга булышты.

    Балаларга шулай ук Карлсон белән Снежная Королева, Буратино белән Золушка да ярдәм итте. Алар бергәләп кышкы табышмакларга җаваплар бирделәр, сорауларга җавап таптылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә кунакка Кар кызы белән Кыш бабай да килделәр. Алар балаларны Яңа ел белән котладылар. Ә балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Чара азагында барлык балалар да Кыш Бабайдан бүләкләр алды.