Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кыш бабай остаханәсе"

Декабрь ахырында китапханәләребез дә яңа ел кәефе белән сулый башлый. 28 декабрь көнне, яшь китап укучыларыбыз белән, Яңа елны каршы алырга әзерләндек. Кунакларны матур итеп бизәлгән чыршы һәм  Яңа ел күргәзмәләре каршы алды. Бу көнне без Яңа ел мастер-классларына багышладык. Чара башланганда балалар үзләренең яраткан бәйрәмнәре турында сөйләделәр, кыш көне булган әкиятләрне искә төшерделәр. Китапханәче балаларны, чыршыны үз кулларың белән ясалган уенчыклар белән бизәү традициясенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

    Чыршыны үз кулларыбыз белән ясалган кар бөртекләре белән бизәргә булдык.  Эш өчен безгә А4форматында ак һәм зәңгәр кәгазь, кайчы һәм җилем кирәк иде. Беренче эш итеп укучылар, кар бөртекләре әзерләп, аларны бер-берсенә ябыштырдылар. Ажур күләмле кар бөртекләре килеп чыкты. Эш барышында яшь укучылар бер-берсе белән бәйрәм көннәренә булган планнары белән бүлештеләр. Һәр катнашучы, Яңа ел чыршысына элеп кую өчен, үз эшләнмәләрен өенә алды.