Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Добро пожаловать в страну сказок"

 «Добро пожаловать в страну сказок» дип исемләнгән әдәби викторина яраткан язучыбыз Эдуард Николаевич Успенский иҗатына багышланган иде. Балалар Э. Успенскийның тормышы һәм иҗаты,  юмор дөньясын ачучы китаплары белән таныштылар.  Язучының иң яхшы әсәрләреннән өзекләр укыдык.

   Балалар “яраткан язучымның яраткан китаплары” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Аннан әдәби викторинада катнаштылар. Викторина 3 турдан торды. «Угадай кто это?” дигән беренче турда Э.Успенский геройларын тасвирлау буенча белделәр. Икенче тур “Кто говорит?” - дип аталды. Бирелгән җөмләләрнең кайсы мультфильм героена туры килгәнен белделәр. Ә  3 нче тур “Мультфильмнарда кунакта” дип аталды. Яраткан мультиклар турындагы төрле сорауларга җавап бирделәр.  Викторина ахырында мультфильм карадык.