Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Исәнме, салкын кыш!"

  Һәр сезонның үз серләре, үз табышмаклары, үз әкиятләре була. Әмма иң тылсымлы әкиятләр - кышкы әкиятләрдер мөгаен. “Исәнме, салкын кыш!” дигән әдәби лото уенында кышкы әкият геройлары белән кабат очраштык.  Кышкы табышмакларны чиштек,  шигырьләрне, әкиятләрне һәм аларның геройларын искә төшердек.  Китапханәче кызыклы кышкы вакыйгалар турында  сөйләде һәм  лотерея уены үткәрде.

    Могҗизалар дөньясына чуму, Кыш бабай белән Кар кызы барлыкка килү тарихы , кыш айлары исемнәренең килеп чыгышы  турында безгә «Бервакыт әкияти патшалыкта» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәм итте. Чара азагында, балалар белән бергә кәгазьдән кар бабайлар ясадык. Чарада катнашучылар Яңа ел бәйрәме якынлашуын сизделәр.