Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"И хатын-кыз иң гүзәл зат!"

Әниләр көне уңаеннан китапханәдә “И хатын-кыз иң гүзәл зат!” дип исемләнгән әдәби кафе оештырылды. Китапханәче әниләрне иң изге көннәребезнең берсе, әниләр бәйрәме белән котлады. Хатын-кызлар өчен кызыклы  күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Әниләр “Көйне бел”, “Ризыкның исемен бел” дип исемләнгән конкурсларда катнаштылар. Хатын-кызлар шулай ук әниләр турында булган җыр исемнәрен белделәр, санап үтелгән ингредиентлардан ризыкның исемен белеп, яраткан ризыкларын әзерләүдәге серләре белән дә уртаклаштылар. Әниләргә багышланган әдәби әсәрләрне искә төшердек.

     Чарага “Кадерле истәлекләр чемоданы” дип аталган гадәти булмаган күргәзмә ясалды. Һәр әни балаларының үз куллары белән ясаган бүләкләрен кадерләп саклый. Бу көнне укучыларыбыз шушы кадерле истәлекләрне, хәзинәләрне бер-берсенә күрсәтеп, балаларның яшь вакытларын искә төшерделәр, хатирәләр яңарттылар. Бу күргәзмә һәрберебез өчен кызыклы иде!