"Яулык - күңел пакълеге, яулык йөзнең аклыгы"
Авыл клубы белән берлектә уздырылган чираттагы кичәбез татар яулыклары тарихына багышланды. Чарада катнашучылар яулык тарихына кызыклы экскурсия ясадылар. Кичә “Яулыкларда - халкым тарихы” видеоролигын күрсәтү белән башланып китте. Һәр яулыкның үзенең тарихы бар бит. Авылдашларыбыз да яулык турында булган хатирәләре белән уртаклаштылар, яулыкларны кайда, ничек итеп бәйләп йөрүләрен искә төшерделәр. «Хатын-кыз күрке - яулык» дип исемләнгән яулык күргәзмәсе оештырылды. Кичә барышында яулыкка багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Катнашучылар җыр исемнәрен һәм яулык турында булган мәкальләрне белүдә ярыштылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Әхмәдуллина Йолдыз яулыкны никахка бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. М.Сафинаның "Ак яулык" әсәреннән өзек күрсәтелде. Кичәдә 35 кеше катнашты.