“Дуслык – бердәмлек нигезе”
Халыклар бердәмлеге көненә Кшкар авыл китапханәсендә уен - викторина узды. Уенда ике команда катнашты. Алар “Бердәмлек” исемле гадәти булмаган чәчәк җыйдылар. Һәр уенда җиңгән команда таҗ яфракларын ябыштырып барды, һәм ахырдан бердәмлек чәчәген бергәләп укыдылар. Беренче уен “Блиц-опрос” дип атала. Бу уенда укучылар сорауларга җавап бирделәр. Икенче уенда дәүләт бәйрәмнәренең исемнәрен аларның даталары белән туры китерергә кирәк иде. Өченче уенда мәкальләр җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Чарада катнашучылар бәйрәм тарихы турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар. Соңыннан җиңүчеләрне котладык һәм яхшылык турында мультфильм карадык.