«Сезнең каһарманлык үлемсез!”
Бөек Ватан сугышының фаҗигале еллары елдан-ел бездән ераклаша бара. Бу сугыш безнең илебез өчен иң авыр сынауларның берсе булды. Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне киңәйтү, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан, күчмә китапханәдә “Сезнең каһарманлык үлемсез!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә озын юлын, 1418 көн газап чигүен, фронтларда һәм тылда массакүләм каһарманлыкны искә төшердек. Балалар үзләренең әбиләренең һәм бабаларының батырлыклары турында мавыктыргыч тарихлар белән уртаклаштылар.
“Китапларда да сугыш хатирәсе” дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Узган сугыш вакыйгалары, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклаган китаплар укучыларга тәкъдим ителде. Солдат хатлары һәм фотолары күрсәтелде.