«Китап Патшалыгына сәяхәт»
Сихерче китапханәнең ачкычын урлаган. 20 октябрь көнне, без кечкенә дусларыбыз белән ачкыч эзләргә чыктык.
Моның өчен без станцияләр буйлап сәяхәт иттек. Ә анда безне төрле каршылыклар көтә иде. Без биремнәрне үтәп, ачкычның өлешләрен таба бардык. Беренче станция “Әдәби пинг-понг” дип атала. Монда балалар сорауларга җавап бирделәр. Ә “Әкият мозаикасы” станциясендә сабыйлар әкият геройларын җыйдылар. «Гусеница сукмаклары» станциясендә картина буенча әкиятнең исемен таптылар һәм һәр дөрес җавап өчен яшел түгәрәкләр алдылар. “Китап нәрсә ярата?” дигән соңгы станциядә сабыйлар китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Ә бирем шундый иде: фотографияне сайларга һәм кагыйдәне кушарга кирәк иде. Барлык биремнәрне дә балалар бик теләп башкардылар. Чара ахырында балалар ачкычны җыйдылар һәм күчтәнәчләр алдылар.
Нәниләр “Живут на свете книжки” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кечкенә дусларыбызга әкиятләр, төрле язучыларның хикәяләре тәкъдим ителде.