Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Гомер көзләрегез аяз булсын!"

4 октябрь көнне, Кшкар авыл клубында, Яңа Кишет авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре белән берлектә “Гомер көзләрегез аяз булсын!” дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильяс улы өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап китте. “Ак калфак” клубы әгъзалары “Бәрәңге өмәсе” дигән фольклор тамаша күрсәттеләр. Өлкәннәребез  рәхәтләнеп җырлар тыңлады һәм үзләре дә кушылып җырладылар. Бәйрәм барышында өлкәннәребез бер - берсе белән аралашып, үзенең яшьлек елларын искә төшерде. Без бу көнне өлкәннәргә чын бәйрәм бүләк итәргә тырыштык. Китапханәдә «... Ә күңел һич туймый яшьлектән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Сер түгел, китаплар белән тәрбияләнгән, нәкъ менә өлкән буын кешеләре бөтен гомере буена аңа тугрылыклы булып калдылар да. Өлкәннәребез әле дә китапларны бик яратып укыйлар. Чарада 52 кеше катнашты.