Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сезнең гомер үзе батырлык!"

4 октябрь,  Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә, Симетбаш авыл клубында “Сезнең гомер үзе батырлык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чара Яңа Кишет авыл җирлегенең “Ак калфак” берләшмәсе оештырган “Бәрәңге өмәсе” фольклор чыгышы белән башланып китте.  Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильяс улы өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук өлкәннәребезне үзләренең җырлары, шигырьләре һәм сәхнә әсәрләре белән мәдәният хезмәткәрләре шатландырды. Ә өлкәннәребез үзләренең ничек эшләүләре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын башкадылар, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды һәм барысына да ошады. Соңыннан кичәдә катнашучылар, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Чарада 30 кеше катнашты.