Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Көзге калейдоскоп"

Көз - елның иң матур вакыты, чөнки төрле формадагы һәм төрле төстәге гаҗәеп матур яфраклар акрынлап һавада парлашалар һәм әкрен генә төшеп җир өстенә яталар. Көзге һава саф һәм чиста. Елның шушы күркәм вакыты хөрмәтенә, күчмә китапханәдә, яшәсмерләр белән “Көзге калейдоскоп” дип исемләнгән уен-бәйге үткәрдек. Көз  турында шигырьләр укыдык, сорауларга  җаваплар бирдек. Чарада катнашучылар “Көзге яфрак”, “сюрпризлы корзина"  уеннарында катнаштылар. “Ода осени” конкурсында балалар шигырь юлларын җыйдылар, авторын әйтеп, шигырьне сәнгатьле итеп укыдылар. Ә “мәкальне җый” конкурсында ике өлештән мәкаль җыярга кирәк иде. Көзге яфраклардан букетлар ясадылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Бәйге ахырында яшүсмерләргә, көзге яфраклар бөркетелгән шарлар бүләк иттек.