Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татарстан - туган йортыбыз.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көннәрендә китапханәдә «Татарстан - туган йортыбыз» дип исемләнгән әдәби квест узды. Китапханәче балаларга республикабыз турында,  Татарстанның дәүләт символлары, төбәкнең төп тарихи истәлекле урыннары турында сөйләде. Ә укучылар белемнәрен күрсәтеп хәзинә эзләделәр. Уенда катнашучыларга тарих, әдәбият, мәдәният,  Татарстан Республикасы белән бәйле башка кызыклы фактлар буенча сораулар бирелде. Биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң, уеннарда катнашучылар, милли татар баш киеменең исемен белделәр. «Биюче түбәтәй» дип аталган күңелле уен уйнадык.

Чарага «Татарстан - минем Ватаным» дигән китап күргәзмәсе куелды. Татарстан Республикасының гаҗәеп тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы китаплар, альбомнар укучыларга тәкъдим ителде.