Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Терроризмга - юк дип әйтик!"

   1 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә, "Терроризмга - юк дип әйтик!" - дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать үтте. Балаларга террорчылык турында, террорчыларның кем булуы, аларның кешелеккә нинди куркыныч китерүе турында сөйләдек. Шикле әйберләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык. Информация сәгате азагында кызлар тынычлык күгәрченнәре ясадылар, үз кулларын рәсемгә төшерделәр, аларга тынычлык, яхшылык һәм дуслык турында сүзләр яздылар. "Әгәр җир йөзендәге барлык кешеләр дә,  бер-берсен яратсалар, хөрмәт итсәләр, бернинди дә террор булмас, дөньяда тынычлык булыр иде"-, дигән сүзләр белән килештеләр.