"И туган тел, и матур тел..."
Халыкара туган тел көнен Габдулла Тукайның музей йортында "И туган тел,и матур тел..." дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек. Кичәдә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Китапханәче Рәмзия Фәттахова "Туган телем-Тукай теле" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Музей хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина Габдулла Тукай тормыш юлында яңа ачылган истәлекләр белән таныштырып үтте. Кичә Тукай сүзләренә язылган һәм татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын барлык катнашучылар да башкару белән тәмамланды.