"Театр-яктылыкка, нурга илтә..."
Россиядә 2019 ел-Театр елы уңаеннан "Театр-яктылыкка, нурга илтә..."дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә театрларның тарихы, Татарстан театрлары турында, театр белән бәйле шәхесләр турында китаплар урын алган. Шулай ук клуб мөдире белән Театр елына театр түгәрәгенең репертуары буенча фикер алышу булды.