"Тукай дөньясына сәяхәт"
"Тукай дөньясына сәяхәт"
21 апрель көнне Кушлавыч авылы китапханәсе “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, бу көнне балалар бакчасында нәни китап укучыларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, әсәрләрен уку үткәрелде.
Акциядә балалар бакчасына йөрүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең балачагы турында күп мәгълүмат алдылар һәм “Су анасы” әкияте белән якыннан таныштылар. Шул әкият буенча эшләнгән мультфильм аларга бигрәк тә ошады.