"Ленинград- безнең йөрәктә"
Кушлавыч мәктәбендә китапханәче Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан "Ленинград- безнең йөрәктә" дип аталган батырлык сәгате үткәрде. Ул блокада турында, бәләкәй кыз Таня Савичеваның көндәлеге турында, Ленинград шәһәрен саклауда һәм камалышны өзүдә катнашкан якташларыбыз -Советлар Союзы Геройлары турында сөйләде.