"Мәхәббәт һәм җиңү җырчысы"
Фронтовик- шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Мәхәббәт һәм җиңү җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрелде. Шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Фронттан кызларына һәм хатынына язган хатлары зур кызыксыну уятты. Шулай ук "Илең турында уйла" дигән китап күргәзмәсе һәм электрон презентация тәкъдим ителде.