"Галиҗәнәп Ана!"
Әниләр көне уңаеннан Кушлавыч авыл клубында укытучылар, китапханәче һәм клуб мөдире тарафыннан "Галиҗәнәп Ана!" дигән "телевизион тапшыру" үтте. Әниләр өчен иң матур шигырьләр, җырлар яңгырады, дәртле биюләр күңелләрне җилкетте. Әниләрнең үзләрен дә төрле конкурслар белән сынап алдылар. Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырып, обзор үткәрде.