"Ак калфаклар бездә кунакта"
26 июль көнне "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Габдулла Тукай туган авылга Кушлавычка килделәр. Алар “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты . “Таттелеком” җәмгыяте директоры Лотфулла Шәфигуллин, Тукай премиясен алганда, аны Татарстанда Тукай урыннарын төзекләндерүгә тотачакларын әйткән. Яңартылган “Мулла чишмәсе” әлеге вәгъдәнең үтәлүенә бер дәлил булып тора. Чишмәне ачуда шулай ук “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, читтән кайткан кушлавычлылар да катнашты.
Чишмә ачу тантанасыннан соң кунакларга Габдулла Тукай музее ишек алдында "Бәби карарга килү" фольклор күренеше күрсәтелде.