Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

И туган тел, и матур тел!

И туган тел, и матур тел!

            И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
            Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
            Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
            Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.             Г.Тукай.

21 нче февраль халыкара туган тел көне уңаеннан Кушлавыч балалар бакчасында кичә үтте. Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга ярдәм итә. Туган тел -Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез .Балалар туган телгә багышланган табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр тыңладылар. Үзләре дә шигырьләр сөйләделәр.