Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Түземнәр генә бәхеткә лаек"

9 нчы февраль көнне Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан китапханә, клуб, музей хезмәткәрләре катнашында "Түземнәр генә бәхеткә лаек" дигән әдәби сәгать үтте. Язучының иҗатын һәм тормыш юлын искә төшердек, матур-матур шигырьләрен укыдык.