Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Сталинград безнең йөрәктә"

3 нче февраль көнне Сталинград шәһәрендә фашистларны тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен “Сталинград безнең йөрәктә” дигән батырлык сәгате үткәрелде.

1943 елның 2 февралендә Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында җиңүе Бөек Ватан сугышында кискен борылыш моменты булды. Сугышчыларыбыз Сталинград шәһәрендә һәр өй, һәр урам өчен бик каты сугышканнар.  Бу турыда видеоролик тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Шушы бәрелешләрдә катнашкан  якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында мәгълүмат бирелде. Бу сугышта ватандашларыбыз курку белмичә сугыштылар, немец-фашист армиясен тар-мар итеп Бөек Ватан сугышында җиңүгә үз өлешләрен керттеләр, аларның батырлыгын без онытырга тиеш түгел. Ил иминлеге, дөнья тынычлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз хакында онытмау, аларга карата ихтирам рухын яшәтү-һәммәбезнең мөкәддәс бурычы.