Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Тукай укулары"

Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында “Таттелеком” элемтә компаниясе, китапханә, клуб хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашында “ Тукай укулары” башланып китте. Ул Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланды. Кичәне танылган җырлар авторы шагыйрь Рөстәм Закуан ачып җибәрде.  Габдулла Тукайның һәм шагыйрьләребезнең аңа багышлап язган шигырьләре белән  җырлар, дәртле биюләр үрелеп барды. Соңыннан Әхтәм Зарипов җитәкчелегендә төшерелгән “Каргышлы балачак” фильмыннан өзекләр карадык.