"Шүрәле шаяруы"
12 нче декабрь көнне Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында "Шүрәле шаяруы" дип аталган Яңа ел маҗарасы үтте. Балалар Шүрәле һәм Убырлы карчыктан Кыш бабайны табарга булышуларын сорадылар. Бик тиз ризалашкан Шүрәле (китапханәче) һәм Убырлы( клуб мөдире) балаларны шаярып кардан ясалган Кыш бабай белән Кар кызы янына алып килделәр. Бик күп маҗаралар үтеп, күңелле уеннар уйнап, табышмаклар чишеп кенә балалар Кыш бабай белән Кар кызын таптылар. Уен тамаша ёлка янында җыр җырлап әйләнеп, Кыш бабайдан бүләкләр алып тәмамланды.