Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Лев Толстой - это целый мир"

Татарстанда Л.Толстой елы уңаеннан Кушлавыч авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар  өчен "Лев Толстой- это целый мир" дип исемләнгән китап экспозициясе тәкъдим ителде. Анда Лев Толстойның төрле елларда иҗат иткән әсәрләре, язучының тормыш һәм иҗат юлын яктырткан материаллар урын алды. Экспозиция  ел дәвамында яңартылып, яңа мәгълүматлар белән баетылып эшләячәк.