Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Батырларның даны мәңгелек”

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәче  Фәттахова Р. Кушлавыч мәктәбендә хатын –кызлардан торган 46 нчы җиңел бомбардировщиклар полкы кызларына багышлап батырлык сәгате үткәрде. Шул полкта хезмәт иткән Мәгубә Сыртланова истәлекләренә таянып язылган Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” китабы һәм китапка ясалган буктрейлер белән таныштырды. Соңыннан шушы полкта хезмәт иткән Советлар Союзы Герое Евгения Евтушенко төшергән “В небе “Ночные ведьмы” нәфис фильмын карадык.