“Дуслык булса, яшәр гомергә, Бөтен җир шарында тынычлык!”
7 нче сентябрь 2017 ел Кушлавыч мәктәбендә клуб, китапханә, мәктәп коллективлары тарафыннан
“Дуслык булса, яшәр гомергә,
Бөтен җир шарында тынычлык”
дигән кичә-дискуссия үткәрелде. Укучылар "Нәрсә ул-экстремизм", "Нәрсә ул-толерантлык" сорауларына җавап эзләделәр.Экстремизм яки террорчылык күренешләре белән очрашкан очракта нишләргә икәнлеген кабат исләренә төшерделәр.“Бездә экстремизмга урын юк. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык – иң зур байлык”, дигән нәтиҗә ясадылар кичәдә катнашучы балалар.
Кичә барышында экстремизм һәм террорчылыкка каршы презентация күрсәтелде.