"Мин яратам сине, Татарстан!"
Республика көне уңаеннан Кушлавыч клубында "Мин яратам сине, Татарстан!" исеме астында башваткыч уены үтте. Укучылар Татарстанның тарихы, күренекле кешеләре турында сорауларга җавап бирделәр.Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.