Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы"

3 нче декабрь көнне Габдулла Тукайның музей йортында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе үтте. Мөхәммәт абый үзе җыр язмады. Ә халкыбызның моҗын, җырын ишетәм дисәң, аның әсәрләрен укы. Авылның буранлы кичләрен, томанлы иртәләрен, көзге вак яңгырларын, кипкән бәрәңге сабагы исләрен сагынсаң, аның китапларын укы...

         Күңел аны эзли...
         Күңел аны юксына...
         Күңел аны сагына...