Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“ Кул эшләрендә-күңел җылысы”

15 май-Халыкара гаилә көне. Шушы хөрмәткә музейда “ Кул эшләрендә-күңел җылысы”исемдәге күргәзмә оештырылды.  Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек, һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.

     Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була дип гаҗәпләнәсең хәтта. Күргәзмәне карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алдык.