"Әтиләр турында укыйбыз"
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Әтиләр турында укыйбыз" дигән балалар иртәсе үтте. 2021 нче елда гына игълан ителгән “Әтиләр көне” бәйрәме уңаеннан әтиләр турында шигырьләр укыдык. Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Илсөя Иксанова, Мөҗәһит, Сәмига Сәүбанова китаплары кулланылды.