“Спорт безнең дустыбыз”
23нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Спорт безнең дустыбыз” исеме астында мәктәпнең сорт залында физкультура укытучысы Мингазов Алмаз, китапханәче Фаттахова Рәмзия һәм клуб мөдире Ханафиева Фәния тарафыннан күңелле спорт уеннары уздырылды. Кичә башында китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичәгә шулай ук авылдашыбыз отставкадагы ефрейтор Галимҗанов Габделфәт абый да чакырылды. Ул яшьләргә үзенең теләкләрен теләп, хәрби хезмәт турында сөйләп үтте. Яшьләр ике командага “Кушлавычлар” һәм “Җөлбиләр” командаларына бүленеп ярышты. Аз гына өстенлек белән “Җөлбиләр” командасы җиңде. Ярыш бик күңелле үтте.