Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

21 нче апрель- Җирле үзидарә көне.

21 нче апрель- Җирле үзидарә көне. Шул уңайдан китапханәдә Утар-Аты авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Минһаҗева Сәрия Сәүбан кызы катнашында кичә үтте.Җирле үзидарә- җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият. Сәрия Сәүбановна бүгенге көн авыл сулышы нинди, хәл итәсе төп мәсьәләләр турында, җирле үзидарәләрнең тарихы белән таныштырды, үзенә адресланган сорауларга бик теләп җавап бирде.