Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

Мәдәният көндәлеге тапшыру уңаеннан мәдәният дәресе

21октябрь көнне Кушлавыч төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укучылары, укытучылары, китапханә, клуб мөдире  катнашында 1-4 класс укучыларына мәдәният көндәлеге тапшыру уңаеннан мәдәният дәресе үтте. Укучылар Татарстан музейлары, театрлары, китапхнәләре буенча телдән сәяхәт иттеләр. Башлангыч класс укытучысы Шаяхметова Рания презентация тәкъдим итте. Китапханәче Фаттахова Рәмзия яңа китаплар белән таныштырды, “Мәдәни көндәлек” сайтына язылырга ярдәм күрсәтәсен әйтте. Клуб мөдире Ханафиева Фәния  клуб каршында эшләүче бию һәм драма берләшмәләре белән таныштырды, шушы берләшмәләрдә катнашырга чакырды.