Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Сөмбеләдә кунакта"

14 октябрьдә Сөмбелә бәйрәме узды. Бәйрәм Уңышбикәнең  шигырьләре, табышмаклары белән башланып китте. Ул ике төркемгә бүлеп  ярыш оештырды. Һәр җиңүче төркемгә яфрак бирелеп барылды. Ярыш биремнәре дә көзге уңыш белән бәйләнгән иде. Мәсәлән, “Яшелчәне таны”, “Гөмбәне ашарга ярый һәм ярамый торганга аер”, “”бәрәңге алу”, һ.б.. Бәйрәм ахырында һәр ике төркемдәге яфракларны санап, нәтиҗә ясадылар. Нәтиҗәдә-дуслык җиңде, чөнки ике төркем дә бертигез күләмдә яфрак җыйган иде! Барлык катнашучы балалар бүләкләнде. Ә иң соңыннан көзге уңышлардан балалар әниләре ярдәмендә пешереп килгән нигъмәтләрдән ярминкә үткәрелде.