“Терроризм һәм экстремизм -җәмгыятькә куркыныч яный”
3 сентябрь 2016ел Кушлавыч авыл клубында “Терроризм һәм экстремизм -җәмгыятькә куркыныч яный”(ток-шоу) үткәрелде. Ток –шоуны китапханәче, клуб мөдире оештырды. Чара башланыр алдыннан “Ә бездә террорчылык күзәтеләме?” дигән сорау белән мәрәҗәгать иттек. Ток-шоу барышында укучылар шушы сорауга җавап табарга тырыштылар. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык – иң зур байлык”, дигән нәтиҗә ясадылар ток-шоуда катнашучы балалар.
Ток-шоу барышында экстремизм һәм террорчылыкка каршы презентация күрсәтелде