Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“ И галиҗәнәп шигърият”

29 август көнне Әдәби мәйдан проекты кысаларында “И галиҗәнәп шигърият” дип исемләнгән әдәби мәйдан үткәрелде. Кичәнең максаты: укучыларны күбрәк китапханәгә тарту, матур әдәбиятны, шигъриятне халыкка җиткерү.
 
Кичәдә китапханәче Фаттахова Рәмзия язучыларыбызның юбилейлары, тормыш һәм иҗат юллары белән кыскача таныштырып үтте. Клуб мөдире Ханафиева Фәния үзенең туган авылыбызга багышланган шигырьләрен, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Габдулла Тукай шигырьләрен, балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Әюпова яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шулай ук җырлар да яңгырады.
 
Кичәгә килгән кунакларның әдәбиятка, шигърияткә, гомумән китапка битараф булмаулары, яраткан язучыларыбызның иҗатлары белән танышып, кызыксынып торулары безне сөендерде.