“Без Тукайлы халык мәңгегә!”
Әдәби мәйдан
Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. 1956 нчы елда Кушлавычта Габдулла Тукайның истәлеген мәңгеләштерү эшләре башланып китә. Шагыйрьнең нигез урынында 23 нче сентябрьдә һәйкәл( сынчысы Новоселов) куела. Безнең бүген әдәби мәйданга Габдулла Тукай һәйкәле куелуга 60 ел тулу уңаеннан җыелдык . Шагыйрьнең әсәрләрен яңадан искә алып сөйләр, җырлар өчен. Музей мөдире Ләйлә ханым һәйкәл ачылу тарихын сөйләп үтте.